Татарстанда Бөтенроссия экология диктантын 105 мәйданчыкта язачаклар

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Россиядә Экодиктант старт алды, ул юбилейлы, бишенчесе булачак. Бөтенроссия агарту проекты инклюзия юлы белән киңәйтелгән. Экодиктант проект офисы белгечләре үсешендә үзенчәлекләре булган балалар өчен алар ата-аналары яки опекуннары белән бергә үтә алачак сорауларны уйлап тапканнар. Инклюзив экодиктантның һәр катнашучысы «Пишем вместе!» сертификатын алачак.

Экологик диктант тест формасында узачак, ул 25 сорауны үз эченә ала. Биремнәр катлаулылыкның 4 категориясе буенча дифференциацияләнгән:

- 12 яшьтән кечерәкләр,

- 12 яшьтән 18 яшькә кадәргеләр,

- 18 яшьтән өлкәнрәкләр (ЭКОЛОГ ТҮГЕЛ),

- 18 яшьтән өлкәнрәкләр (ЭКОЛОГ),

- Бергә язабыз! (мөмкинлекләре чикле балалар ата-аналары/опекуннары белән берлектә)

Бүгенге көндә Татарстан буенча 105 мәйданчык теркәлгән, 20 ноябрьгә кадәр теркәлергә мөмкин. 15 ноябрьдә экодиктант Экология министрлыгында язылачак һәм барлык территориаль идарәләрдә ведомство хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктантына кушылачак.

Исегезгә төшерәбез, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Бөтенроссия экология диктантында җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы 1 дәрәҗәдәгеләр (4 691 кеше) саны буенча лидер булды. Шуңа күрә 2022 елда Казан Экодиктант үткәрүнең төп мәйданчыгына әверелде.

Теләге булган һәркем Бөтенроссия экологик диктантына рәсми сайтта онлайн форматта кушыла ала: https://экодиктант.рус/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International