Гыйнварда барысы да узган елга йомгак ясый һәм яңа елга планнар төзи. Бүген сезнең белән экологик диктант нәтиҗәләре белән уртаклашасыбыз килә. 2022 елда экодиктантта дөньяның 173 илендә яшәүче 4 миллионнан артык кеше катнашкан. Диктант янына дүрт яңа регион — ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре вәкилләре дә кушылган.
Экологик диктант нәтиҗәләре буенча Татарстан 2022 елда экологлар арасында 18 яшьтән өлкәнрәк категориядә иң актив төбәк булды. Республикада катнашучыларның гомуми саны 100 935 кеше. Быел татарстанлылар өчен 601 офлайн-мәйданчык оештырылды. Онлайн катнашучылар арасында I, II, III дәрәҗәдәге җиңүчеләр саны – 43 161 кеше. Шулай ук республикада сәнәгать предприятиеләре диктантны РФнең башка төбәкләренә караганда активрак язган.
Исегезгә төшерәбез, ике ел дәвамында Татарстан Республикасы беренче дәрәҗәдәге җиңүчеләр саны буенча лидер булып тора, шуңа күрә Казан 2022 елда экологик диктант ачылу тантанасы өчен төп мәйданчык булды. 2021 елда Татарстанда 4 691 кеше 1 дәрәҗә диплом алды.
2023 елда бишенче юбилейлы экодиктант узачак һәм без нәтиҗәләребез тагын да яхшырак булыр дип өметләнәбез. Экологик белемнәр аз була алмый!
Экодиктант – ел саен экологик культура формалаштыруга, экологик белемнәрне популярлаштыруга һәм экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән проект. Чара «Экология» илкүләм проектының экологик тәрбия, кешенең әйләнә-тирәлеккә сакчыл карашын үстерүгә юнәлтелгән максатларына ирешүгә ярдәм итә. Акцияне оештыручылар – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Равноправие» АКО, «Ангел-ДетствоХранитель» россиякүләм иҗтимагый хәрәкәте һәм «Федераль балалар экологик-биологик үзәге» ӨБ ФДБМУ.