«Лимонад» яшүсмерләр клубында экология буенча интеллектуаль уеннарның «Экокультура» республика турнирының күптән көтелгән икенче этабы узды. Биредә бөтен республикадан иң эрудицияле һәм экология белән мавыккан яшьләр очрашты.
Бу турнир – ярыш кына түгел, ә белем һәм тәҗрибә уртаклашуның чын бәйрәме дә. Татарстанның төрле почмакларыннан 500дән артык катнашучы экологик табышмаклар, фактлар һәм ачышлар дөньясына чумды. 16 интеллектуаль турнир барышында катнашучылар күп кенә яңа мәгълүматларны белә һәм инде билгеле булган фактларны хәтерләрендә яңарта алдылар. Финал этабына иң яхшылардан иң яхшылар үтте!
Турнирның икенче этабы ике категориядә: мәктәп һәм студентлар командаларында узды. Аларның һәркайсы югары дәрәҗәдә әзерлек һәм җиңү өчен көрәшергә теләк күрсәтте.
Мәктәп этабы йомгаклары:
1 урын - «ЧБ» командасы, Азнакай гимназиясе
2 урын - «Чиста энергия» командасы, Лениногорск районы Балалар иҗат йорты
3 урын - «Эко-time» командасы, 2нче мәктәп, Минзәлә
Студентлар этабы нәтиҗәләре:
1 урын - «Солнышки» командасы, Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
2 урын - «Ялкын» командасы, Казан аграр университеты
3 урын - «2х2» командасы, Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Турнир белән параллель рәвештә «Чиста булачак» хәрәкәте активистлары экологик диктант уздыру өчен үз мәйданчыгын оештырды. Бу – ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия проекты, анда теләгән һәркем катнаша ала, онлайн да, офлайн да. Быел «Лимонад» клубы мәйданчыгында диктантны Татарстанның төрле төбәкләреннән 50 экоактивист язды. Һәр катнашучы 45 минут эчендә 25-30 сорауга җавап биреп, экология өлкәсендә белемнәрен күрсәтте.
«Экокультура» турниры ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Чиста булачак» экологик хәрәкәте тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ул экологик белемнәрне популярлаштыру һәм экологик җаваплы гражданнарны тәрбияләү өчен мөһим платформага әверелде.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга яңа белемнәргә омтылулары һәм табигатьне саклауда актив позицияләре өчен рәхмәт белдерәбез!