ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

 “Безнең байлыгыбыз” мәгълүмат-ресурс үзәге” һәм “Вайлдкемп илкүләм паркларны үстерү үзәге (Кыргый лагерь)” автоном коммерциясез оешмалары “Планета – безнең горурлыгыбыз” бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итүнең башлануы турында белдерә.


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

 “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе, төбәк проектлар офислары “Татарстанда илкүләм проектлар – 2019” фотобәйгесен үткәрә.


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” республика бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итә. Конкурста катнашуга табигатьне саклауны үзләренең төп бурычларыннан берсе итеп санаучы иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф кала алмаган җәмәгатьчелек вәкилләре һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булып торган журналистлар чакырыла.


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итә.


18
октябрь, 2019 ел
җомга

Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге “Кояшлы күпер”  дигән укучыларның сәхнә иҗаты XIV шәһәр экологик фестиваленә гаризалар кабул итә башлаган. Фетивальгә шәһәрнең гомуми белем бирү оешмалары укучылары, түгәрәкләргә йөрүчеләр һәм мәктәп яшендәге балалардан торучы иҗат коллективлары чакырыла.


11
октябрь, 2019 ел
җомга

Кирәкмәс әйберләрне ыргытуның бернинди дә авырлыгы юк, ә менә аларга икенче сулыш өрү... Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Арча үзәк китапханәсендә икенчел чималдан кием-салым ясау-тегү буенча конкурс үткәрде.


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

“Туып үскән ягыбыз экологиясе” дигән республика фотохезмәтләр бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бәйгедә катнашуга үзләренең  үзенчәлекле тематик фотосурәтләрен тапшырган  Татарстанның югары уку йортлары студентлары һәм өлкән сыйныфлар укучылары чакырыла.


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International