“ЭКОлидер” бәйгесенә гаризалар кабул итүнең төгәлләнүенә 10 көн калды!

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” республика бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итә. Конкурста катнашуга табигатьне саклауны үзләренең төп бурычларыннан берсе итеп санаучы иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф кала алмаган җәмәгатьчелек вәкилләре һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булып торган журналистлар чакырыла.

Хезмәтләр түбәндәге төркемнәр һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр:

- нефть һәм газ сәнәгате;

- төзелеш сәнәгате;

- торак-коммуналь комплекс;

- авыл хуҗалыгы һәм урман сәнәгате;

- мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында экологик белем;

-гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем;

- югары белем бирүче мәгариф оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем.

 

Җирле үзидарә органнары:

- муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге уңышлар;

- шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге уңышлар;

- авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге уңышлар.

 

Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:

- иҗтимагый берләшмәләр;

- гражданнар;

- халык контроле.

 

Массакүләм мәгълүмат чаралары:

- иң яхшы телесюжет;

- иң яхшы радиосюжет;

- иң яхшы электрон массакүләм мәгълүмат чарасы материалы;

- вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы язма. 

Материаллар 2019 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгак ясау 2019 елның IV кварталына планлаштырылган. Конкурс әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик иминлек проблемаларына җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлегенә карата кызыксыну тудыру максатыннан үткәрелә.

Белешмәләр алу өчен телефон: 8(843)2676811, журналистлар өчен - 8(843)2676822.

Гаризалар кабул ителә:

- оешмалардан һәм хосусый эшмәкәрләрдән Anastasia.Merdyukova@tatar.ru,

- җирле үзидарә органнарыннан, иҗтимагый берләшмәләрдән һәм гражданнардан Anisa.Mannapova@tatar.ru

- массакүләм мәгълүмат чараларыннан eco.press@tatar.ru

Конкурс нигезләмәсе белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында “Министрлык эшчәнлеге” – “Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү” бүлегендә танышырга була  (http://eco.tatarstan.ru/rus/2018-2867297.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International