“Планета – безнең байлыгыбыз” бәйгесе башланды

2019 елның 22 ноябре, җомга

 “Безнең байлыгыбыз” мәгълүмат-ресурс үзәге” һәм “Вайлдкемп илкүләм паркларны үстерү үзәге (Кыргый лагерь)” автоном коммерциясез оешмалары “Планета – безнең горурлыгыбыз” бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итүнең башлануы турында белдерә. Конкурс яшь гражданнарыбызда экологик культура, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт булдыру, махсус сакланылышлы табигый территорияләр һәм экологик чаралар турында белемнәрне үстерү максатыннан үткәрелә.

Анда дәүләт, муниципаль оешмаларда белем алучы11-18 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнашырга мөмкин. Конкурс мәгариф оешмаларының 4-5 сыйныфлары, 6-7 сыйныфлар, 8-9 сыйныфлар, 10-11 сыйныфлары укучылары арасында төрле номинацияләр буенча үткәрелә.

Конкурс номинацияләре:

1) “Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү”:

-  “Үзеңнең уку йортыңда энергияне сак тоту технологияләре” дигән темага эссе;

- “Эко-мәктәп” темасына рәсем.

2) “Эко-архитектура”:

- “Минем эко-шәһәрем” темасына рәсем;

- Экосукмаклар – макет рәвешендәге модель яки 3 D модель.

3) «Эко-патруль»:

- Башкарылган эш турында “Минем өлешем” темасына фотосурәт;

- Башкарылган эш турында эссе.

4) “Экология турында социаль реклама”:

- “Планета – безнең казанышыбыз” темасына видеоролик;

- Төбәгегездә сирәк очрый торган хайваннар турында видеоролик.

5) “Төбәгемнең экологик үсеш стратегиясе”

- Муниципалитетны экологик үстерү проекты;

-  Сезнең төбәк өчен инновацион һәм экологик технологияләр нигезендә производствоның бизнес-проекты яки техник-икътисади нигезләнеше.

Конкурс 2 этапта уздырыла: читтән торып үткәрелүче этабы – 2019 елның 18 ноябреннән 2020 елның февраленә кадәр; очный этабы – 2020 елның апрелендә.  Конкурста катнашучылар читтән торып үткәрелүче этап кысаларында сайтта (www.nashe-dostoyanie.ru) теркәлә.

Белешмәләр алу өчен телефон: +7-925-851-62-88, e-mail planeta.heritage2019@gmail.com. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International