Республикада “Татарстанда илкүләм проектлар – 2019” фотобәйгесе башланды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

 “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе, төбәк проектлар офислары “Татарстанда илкүләм проектлар – 2019” фотобәйгесен үткәрә.

Фотобәйге “2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында” 07.05.2018 ел, №204 Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәл ителеп килә торган илкүләм проектлар составындагы Татарстан Республикасы проектларын тормышка ашыру нәтиҗәләрен күрсәтү максатыннан оештырыла.

     Районнарда сайлап алу нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәтләр һәм Фотобәйгедә катнашуга заявкалар 2019 елның 15 декабренә кадәр конкурс комиссиясенә түбәндәге электрон адреска җибәрелә: natsproekty/konkurs@mail.ru.

Бәйге 2019 елның 1 ноябреннән 20 декабрьгә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International