Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итә. Анда катнашуга үзләренең төп бурычларыннан берсе итеп табигатьне саклауны сайлап алган иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган кешеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын мәгънәсендә зур ярдәмчеләренә әйләнгән журналистлар чакырыла.
Хезмәтләр түбәндәге төркемнәр һәм номинацияләр буенча кабул ителә:
Оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр:
Җирле үзидарә органнары:
Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:
Массакүләм мәгълүмат чаралары:
Материаллар 2019 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгак ясау 2019 елның IV кварталына планлаштырылган. Бәйге әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик проблемаларга җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлегенә карата кызыксындыру тудыру максатыннан уздырыла.
Белешмәләр алу өчен телефон: 8(843)2676811, журналистлар өчен – - 8(843)2676822.
Гаризалар кабул итү:
- оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр Anastasia.Merdyukova@tatar.ru,
- җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар Anisa.Mannapova@tatar.ru
- массакүләм мәгълүмат чаралары eco.press@tatar.ru
Конкурс турында нигезләмә белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында (http://eco.tatarstan.ru/rus/2018-2867297.htm): “Министрлык эшчәнлеге” – “Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү” бүлегендә танышырга була.