29-31 октябрь көннәрендә Мәскәүдә «Эколог волонтерлар» россиякүләм иҗтимагый хәрәкәтенең I гамәлгә кую съезды булып узган. Чарада Россиянең 50дән артык төбәгеннән вәкилләр катнашкан, алар арасында Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова да бар.
Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтеп, кыргый хайваннар турындагы белемнәрен ныгытканнар, урманнарыбызда яши торган үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән танышканнар.
Экологик тәрбия – Министрлык эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Табигатькә сакчыл караш үстерүгә юнәлтелгән дәресләр белгеч-экологлар тарафыннан даими рәвештә үткәрелә.
2020 елның ноябрендә төбәк операторлары, Министрлык белән берлектә, Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында җыелган батарейкаларны чыгарачак.
Экологик дәресне Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре, җәмәгать инспекторлары белән берлектә үткәргән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәре гимназиясендә чын-чынлап «тере» экология дәресен оештырган.
Россия мәктәп укучылары хәрәкәте конкурсның көзге этабын үткәрә. Ул 2020 елның 18 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Электр энергиясен ничек янга калдырырга, заманча ут чыганаклары белән ничек итеп дөрес эш итәргә, җирдә экологик тигезлекне саклау ни дәрәҗәдә мөһим? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе, Үзәк, Ык буе территориаль идарәләре хезмәткәрләре мәктәп укучыларына бу һәм башка мәсьәләләр турында сөйләгән.
Кечкенә батарейканың зур бәлагә китерүенә ничек юл куймаска? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа шәһәренең «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән танып-белүле экология дәресен үткәргән.
Актаныш районы Пучы урта мәктәбендә укучыларны чүп-чарны аерым җыю күнекмәләренә өйрәтү буенча экологик дәрес узды. Уен формасында укучылар калдыклар белән ничек дөрес эш итәргә кирәклеген һәм көндәлек тормышта чүп-чар эзен киметү өчен ничек эшләргә кирәклеген ачыклады.