Татарстан укытучылары «Кара диңгез дулкынында» Бөтенроссия экологик дәресенә кушылырга чакырыла

2020 елның 27 ноябре, җомга

Чараны «ЭКА» төбәкара экология иҗтимагый оешмасы оештыра. Экологик дәресне сыйныфта да, онлайн да үткәрергә мөмкин. Дәреснең барлык материаллары дистанцион форматта уздыру өчен җайлаштырылган.

Проектның  наволнечерногоморя.рф  сайтында теркәлү узганнан соң укытучы дәресне әзерләү һәм уздыру өчен төгәл методик материаллардан файдалану мөмкинлеге ала. Болар – өч видеодәрес, дәресне әзерләү һәм уздыру буенча тәкъдимнәре булган методик гид, шулай ук видеороликлар караганнан соң биремнәр турында фикер алышу һәм үтәү.

Дәрес барышында мәктәп укучылары Кара диңгезнең уникаль экосистемасы белән танышачак, аның экологик проблемаларын тикшерәчәк һәм диңгезне һәм анда яшәүчеләрне яклау буенча булган проектлар һәм акцияләр турында беләчәк. Укучыларны шулай ук кызыклы гамәли биремнәр дә көтә, алар Кара диңгезнең экологик проблемаларын хәл итү өчен алгоритм эшләүдә катнашачак. Экодәрес 7-11 сыйныф укучыларына исәпләнгән.  

Уздырылган дәресләрдән фотохисап тапшырган барлык педагоглар Бөтенроссия проектында катнашучыларның исемле дипломнарын һәм мәктәп адресына рәхмәт хатлары алачак. Иң яхшы фотосурәтләр ачык гомумроссия онлайн-альбомына эләгәчәк. Барлык мәктәп-катнашучылар проектның гомумроссия онлайн-картасында билгеләп үтеләчәк.

Дәреснең максаты – укучыларда Кара диңгез экосистемасына җаваплы караш формалаштыру һәм һәркайсыбызның әлеге һәм башка уникаль сулыкларның экологик проблемаларын хәл итүгә ничек йогынты ясавын күрсәтү. «ЭКА» төбәкара экология иҗтимагый оешмасының Кара диңгезне саклау турында элегрәк оештырылган экология дәресләрендә бөтен Россиядән 9 меңнән артык укытучы катнашкан инде.  

Элемтә өчен: Анна Горшкова, e-mail: ecoclass@ecamir.ru, тел.: 8(915)-370-92-00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International