Бөгелмәнең 15 нче «Светлячок» балалар бакчасында «Безнең якларда кышлаучы кошлар» дигән мавыктыргыч экология дәресе узды. Бу тема белән бакчада тәрбияләнүчеләрне Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары таныштырды.
Алабугада сәләтле балаларның XVI Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Быел «Мәктәп белеменнән фәнни эзләнүгә кадәр» гавами яклауга Татарстан Республикасының 8 районыннан 43 иң яхшы фәнни-тикшеренү эше тәкъдим ителгән.
Төньяк идарә инспекторлары Татарстанның берничә районында «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре белән мавыктыргыч экодәресләр үткәрде.
Бүген В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының «ЭОГ-проектлар (ESG-проектлар) белән идарә итү һәм оештыру» компетенциясе буенча төбәк этабы старт алды.
А.А.Малфеева исемендәге 1 нче Алексеевск мәктәбендә әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәткә багышланган «Яшь экологлар» дигән чара узды. Беренче сыйныф укучылары экологик викторинада катнаштылар.
«Чиста ил» партия проекты кысаларында Теләче авылында экологик тәрбия темасына очрашу узды. Укытучылар һәм тәрбиячеләр үсеп килүче буында экологик культура формалаштыруның нәтиҗәле ысуллары турында фикер алыштылар.
Арчаның 10 нчы балалар бакчасында әзерлек төркеме балалары өчен «Без – табигать дуслары» дигән спорт-экология бәйрәме узды.
Нурлатта ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары тарафыннан оештырылган экология дәресе булды. Бу юлы 2 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары белән мавыктыргыч очрашу узды.
Чаллының 38нче мәктәбенең икенче сыйныф укучылары, туган мәктәбеннән чыкмыйча гына, мавыктыргыч сәяхәткә кузгалдылар. Кама буе идарәсе инспекторлары алар өчен урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган танып-белү экодәресләрен үткәрделәр.
Экологлар Апас штп «Радуга» һәм «Кояшкай» балалар бакчалары балаларына безнең һәрберебезнең планетабызга ничек тәэсир итә алуы турында сөйләделәр.