«Мәктәп белемнәреннән фәнни эзләнүгә»: Республика фәнни-гамәли конференциясенә йомгак ясалды

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Алабугада сәләтле балаларның XVI Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Быел «Мәктәп белеменнән фәнни эзләнүгә кадәр» гавами яклауга Татарстан Республикасының 8 районыннан 43 иң яхшы фәнни-тикшеренү эше тәкъдим ителгән.  

Яшь тикшеренүчеләр «Кеше экологиясе», «Үсемлекләр һәм хайваннар экологиясе», «Территорияләрне экологик тикшерү» һәм «Яшь тикшеренүче» секцияләрендә проектлар белән чыгыш ясадылар. 

Эшләрне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе идарәсе хезмәткәрләре, шулай ук "Түбән Кама" милли паркы, "Барс" яшьләр үзәге һәм КФУның Алабуга филиалы белгечләре бәяләде. Жюри әгъзалары тикшеренү эшләренең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр, шулай ук киләчәк фәнни проектлар өчен киңәшләр дә бирделәр. 

Амалия Шәфикова, Милана Филиппова («Территорияләрне экологик тикшерү»); Максим Романов, Варвара Прохорова («Үсемлекләр һәм хайваннар экологиясе»); Марианна Токарева, Анастасия Цыганова («Яшь тикшеренүче») җиңүчеләр булдылар.

Экологик чараның төп максаты – мәктәп укучыларында экологик әхлак һәм мәдәният формалаштыру, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә. Конференцияне гадәттәгечә Алабугадагы Балалар экология-биология үзәге оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International