Буада мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен лабораториядә экодәрес узды

2025 елның 4 марты, сишәмбе

Буаның «Ромашка» балалар бакчасы балалары чын лаборатория эше белән таныштылар.  Идел аръягы идарәсе инспекторлары балалар өчен чын тәҗрибәләр белән мавыктыргыч экодәрес үткәрделәр.

Очрашу су ресурсларына багышланган иде. Белгечләр лабораториядә эшләрен күрсәттеләр: суның катылыгын билгеләү буенча тәҗрибә үткәрделәр. Экологлар шулай ук балаларга пробалар алу, су һәм һаваны анализлау процессында эшли торган эш җиһазларын һәм приборларын күрсәттеләр.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар көндәлек тормышта еш очрый торган су ресурслары – чишмәләр, күлләр, елгалар турында күбрәк белделәр. Хәзер балалар суның барлык тереклек өчен файдалы булуын һәм аның кеше тормышында нинди урын алып торуын, шулай ук ни өчен барлык су ресурсларына экономияле карарга кирәклеген беләләр.

Мондый экодәресләр үсеп килүче буында экологик культура формалаштыруга юнәлдерелгән, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International