ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанның экология министры, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин белән бергә, эшлекле сәфәр кылды. Ведомство башлыклары Прости авылы янындагы рекультивацияләнә торган чүплектә барган эшләрне бәяләде һәм яңартылган Кызыл Чишмә дамбасында булдылар.


13
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кама елгасының сул як ярында койма дамбасын реконструкцияләү эшләре тулы күләмдә финансланган.


7
август, 2020 ел
җомга

Бүгенге көндә авыш өлешен формалаштыру, дренаж призмасы өю, баш өлешендәге борысын урнаштыру эшләре башкарыла. Исегезгә төшерәбез, Кама елгасының сул як ярында койма дамбасын реконструкцияләү ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика бюджеты акчалары хисабына башкарыла башлаган иде. Гамәлгә ашыру – 2020-21 еллар.


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«70 еллар азагы – 80 еллар башында Камадагы су дәрәҗәсе бик югары күтәрелгәч, без көймәләрдә йөри идек», – дип искә ала Түбән Кама дамбасы янындагы дача участоклары хуҗаларының берсе Глеб Гафуров. Тиздән дамба тузуы аркасында суның тискәре йогынтысы турында Пробуждение, Ильинка, Дмитриевка торак пунктларында яшәүчеләр һәм бакчачылар онытачак.

 


5
июнь, 2020 ел
җомга

2020-2021 елларда Кама елгасының сул як ярындагы койма дамбасын (Красный Ключ) үзгәртеп корачаклар, ә Имәнкискә елгасының яры ныгытылачак. Объектлар «2012-2020 елларда Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында тормышка ашырыла, әзерлек эшләре бара инде.


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Кама елгасының сул як ярындагы дамбаны төзекләндерү-яңарту эше инде киләсе елда ук башланып китәчәк.  Эшләрнең беренче этабы, ике еллык контракт кысаларында, 66,6 миллион сум күләмендә республика бюджеты средстволары хисабына хәл ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International