25 декабрьдә 14:00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 2004 елдан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган «ЭКОлидер» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
ТР Экология министрлыгы «ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар кабул итүне озайта. Мәгариф учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар, эшкуарлар һәм битараф булмаган халык, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауда актив катнашучы журналистлар үз эшләрен 1 декабрьгә кадәр әзерләп җибәрә алалар.
«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар бирү тәмамланырга бер атна кала. Конкурс әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге иң яхшы инициативаларны ачыклауга һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән.
Татарстанда «яшел» сүз осталарын эзләү башланды - «ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар кабул итү 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сентябрьдә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «ЭКОлидер» республика конкурсына заявкалар кабул итүнең башлануы турында игълан итә. Катнашуга предприятиеләр, уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, журналистлар һәм барлык битараф булмаган кешеләр чакырыла.
19 декабрьдә Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында иң экологик предприятие, иҗтимагый хәрәкәт, балалар бакчасы, уку йорты, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иң яхшы дәүләт инспекторы - 2024 ел эколидерлары бүләкләнәчәк.
15 ноябрьгә кадәр «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «ЭКОлидер» республика конкурсында катнашырга өлгерегез.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итә. Катнашуга әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган предприятиеләр, уку йортлары, иҗтимагый оешмалар һәм, әлбәттә, журналистлар чакырыла. Әгәр сез экологиягә ярдәм итәргә җыенасыз яки инде ничектер булышкансыз икән, безгә сөйләгез Һәм елның ЭКОлидеры булыгыз!
Традицион «ЭКОлидер» конкурсы 2004 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты-экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү. Быел конкурска 326 гариза килгән. Иң күп гаризалар - «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү» номинациясендә - 66 балалар бакчасы быел конкурста катнашкан.
«Россия суы» бөтенроссия акциясендә җиңүче Дипломын бүген Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе киңәшчесе Илья Разбаш Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковка «ЭКОлидер» тантанасы вакытында тапшырды.