ЭКОлидер - 2024 бул! Экология министрлыгы конкурсның башлануы турында игълан итә!

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итә. Катнашуга әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган предприятиеләр, уку йортлары, иҗтимагый оешмалар һәм, әлбәттә, журналистлар чакырыла. Әгәр сез экологиягә ярдәм итәргә җыенасыз яки инде ничектер булышкансыз икән, безгә сөйләгез Һәм елның ЭКОлидеры булыгыз!

Үз эшләреңне 15 ноябрьгә кадәр Eco.pros@tatar.ru электрон почта адресына җибәрергә мөмкин  яисә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75нче йорт адресы буенча алып килергә мөмкин (108 нче кабинет).

Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар су ресурсларын саклау, атмосфера һавасын саклау, калдыклар белән нәтиҗәле эш итү, экологик иминлек өлкәсендәге иң яхшы проект кебек номинацияләрдә катнаша алалар.

Җирле үзидарә органнары Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлары өчен, шулай ук Татарстан Республикасы авыл җирлекләрендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлары өчен бүләк алырга мөмкин.

Экологик белем бирү өлкәсендә өч номинация бар – мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, гомуми белем бирү оешмаларында һәм югары һәм өстәмә белем бирү оешмаларында.

Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар өчен балалар бакчасында, мәктәптә һәм югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында системалы экологик агарту эше өчен ЭКОлидер булырга мөмкин.

Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар өчен дә ике номинация каралган.

Массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы телесюжет, радиосюжет, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары материаллары, вакытлы матбугат басмаларында басылган мәкаләләр билгеләнәчәк. Бүләк иң яхшы экоблогерны яки видеографны да көтә.

Катнашыгыз һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан кыйммәтле призлар отыгыз! 

Җиңүчеләрне бүләкләү 2024 елның декабрендә булачак.

«ЭКОлидер» конкурсы нигезләмәсен шулай ук Экология министрлыгы сайтының «Конкурслар» бүлегендә карап була: https://eco.tatarstan.ru/2024-7768429.htm

Исегезгә төшерәбез, «ЭКОлидер» республика конкурсы  Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан 2004 елдан бирле үткәрелә, 2019 елда 196 гариза кабул ителгән, ә 2022 елда – инде 325.

Чара җәмәгатьчелек игътибарын әйләнә-тирәлекне саклау, экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлеген хуплау максатында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International