«ЭКОлидер» республика конкурсына заявка бирергә өлгерегез

2025 елның 7 ноябре, җомга

«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар бирү тәмамланырга бер атна кала. Конкурс әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге иң яхшы инициативаларны ачыклауга һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән.

Әгәр дә сездә табигатьне саклау буенча гамәлгә ашырылган проект яки идеяләр бар икән, бу үзең турында белдерү, үз казанышларың турында сөйләү һәм «Ел эколидеры» дигән мактаулы исем алу өчен бик яхшы мөмкинлек.

Гаризаларны 15 ноябрьгә кадәр Eco.pros@tatar.ru электрон почта адресына җибәрергә мөмкин  яисә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75нче йорт адресы буенча алып килергә мөмкин (108 нче кабинет) (экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге).

Номинацияләр турында исегезгә төшерәбез:

Экологик белем бирү өлкәсендә өч номинация булдырылган: мәктәпкәчә, гомуми белем бирү, шулай ук югары һәм өстәмә уку йортлары өчен.

Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар су ресурсларын, атмосфера һавасын саклау, калдыклар белән нәтиҗәле эш итү һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендә иң яхшы проект номинацияләрендә ярыша алалар.

Җирле үзидарә органнары өчен муниципаль берәмлекләрдә һәм аерым — Татарстан Республикасының авыл җирлекләрендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен бүләкләр каралган.

Педагоглар балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә системалы экологик агарту эшләре өчен «Эколидер» исеменә лаек була алалар.

Конкурс шулай ук иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар өчен ике махсус номинацияне үз эченә ала.

Массакүләм мәгълүмат чаралары үз эшләрен иң яхшы экоблогер яки видеограф, телесюжет, радиосюжет, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары материалы һәм матбугат басмаларында тәкъдим итә ала.

Моннан тыш, Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторы билгеләп үтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International