Төньяк идарә инспекторлары Арча районын тикшереп, халыкның Красная елгасына ирекле керү мөмкинлеген чикләүне, шулай ук су объектыннан шартнамәсез файдалануны ачыкладылар.
Су саклау зонасында һәм Красное елгасының яр буе саклык полосасында «территория хосусый милек булып тора» һәм «йөрү тыела» билгеләре куелган, бу РФ Су кодексына каршы килә, аның нигезендә яр буе полосасы гомуми файдалану өчен билгеләнгән һәм аңа керү ирекле булырга тиеш.
Кукмара районын тикшерү барышында Лубян авыл җирлегенең Лубян авылында хокук бозу очрагы ачыкланды. Нагорная урамындагы 12 нче йорт янында Төньяк идарә инспекторлары биналарны җимерүдән һәм сүтүдән калган калдыклар чүплеген таптылар. Хокук бозу мәйданы 100 кв.м тәшкил итә.
Тукай районын мониторинглау кысаларында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары судан файдалану килешүенең үтәлмәвен ачыкладылар.
Татарстан районнарында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм районнарның башкарма комитетлары арасында төзелгән килешүләр кысаларында җирле бюджетларның экологик керемнәр исәбенә табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру эше дәвам итә.
Казанлыларның «Халык контроле» системасындагы хәбәрләре нигезендә Үзәк территориаль идарә инспекторлары Идел буе районын тикшерделәр.
Элегрәк Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары һәм район прокуратурасы хезмәткәрләре Тукай районында тикшерү үткәргәннәр иде инде. Ул вакытта Яңа Троицкий авыл җирлегендә мәйданы 116 кв.м, күләме 40 куб.м булган чүплек табылган иде.
Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына «Халык контроле» системасы аша Казан шәһәренең Подгорная урамындагы санкцияләнмәгән чүплек турында халыктан мөрәҗәгать килде.
Татарстанның Төньяк зонасы районнарында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм районнарның башкарма комитетлары арасында төзелгән килешүләр кысаларында җирле бюджетларның экологик керемнәр исәбенә табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру эше дәвам итә.
Азнакай шәһәренең «Юлдаш» гараж җәмгыяте территориясендә ТР Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыкладылар.
Киекле авылында табылган чүплек бетерелде. Хокук бозу Нурлат районын мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланган иде.