Суд экологларның таләпләрен хуплап, хокук бозучыны Минзәләдәге чүплекне өч ай эчендә бетерергә мәҗбүр итте

2025 елның 24 октябре, җомга

Элегрәк Кама буе идарәсе инспекторлары тарафыннан җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлешендә табигатьне саклау законнарын бозу ачыкланган иде. Минзәләне мониторинглау кысаларында экологлар рөхсәтсез калдыклар туплау урынын теркәделәр.

Чүплекнең гомуми мәйданы – 182 кв.м, күләме – 82 куб.м.

Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә нигезендә, җирләр – шәһәр башкарма комитетыныкы. Башкарма комитет адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуларга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.

Кабат тикшерү вакытында чүплекнең өлешчә генә бетерелгәнлеге ачыкланды.

Инспекторлар Минзәлә район судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иттеләр. Суд Министрлык таләпләрен канәгатьләндерде һәм хокук бозуны өч ай эчендә бетерергә мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International