Алабуга районын мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә табигатьне саклау законнарын бозуны теркәделәр.
Поспеловка авыл җирлеге территориясендә экологлар төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыюны ачыкладылар. Чүплекнең гомуми мәйданы – 37 кв.м, күләме – 29 куб.м.
Ачыкланганча, кишәрлекнең бер өлеше юридик зат милкендә, ә икенче өлеше авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясенә керә.
Хокук бозучыга карата экологлар табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү юлладылар. Эш буенча мәгълүмат шулай ук Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелде.