Чистай шәһәренең Загородная урамында санкцияләнмәгән чүп-чар урнаштыру турындагы мәгълүмат буенча, ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары бу урынга чыктылар. Рейд барышында табигатьне саклау законнарын бозу очрагы ачыкланды. Чүпләнгән территориянең мәйданы 2500 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 250 куб. м.
ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенә Саба районында яшәүчеләрдән шикаять килде. Җирле халык Шәмәрдән авылында начар ис булуына зарлана. Һаваның торышын бәяләү өчен урынга Төньяк ТИ экологлары күчмә экологик лаборатория белән бергә чыктылар. Пробалар ПЭЛ урнаштырылган махсус җиһазлар ярдәмендә автомат режимда сайлап алынган. Сынаулар Лермонтов урамы, 63нче йорт адресы буенча алынган. Анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китү очрагы ачыкланмаган.
Чирмешән районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Иске Кади авылында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Пычранган участокның мәйданы 3300 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 500 куб. м.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында туфракка тимер-бетон ватыкларын туплау очрагы ачыкланган. Территориянең чүпләнү мәйданы 6376 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 7651 куб. м. Экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпләп чыгарганнар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Идел буе районы Салмачы бистәсендә рөхсәтсез калдыклар урнаштыру турында мәгълүмат алгач, урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында төзелеш калдыклары туплануы ачыкланган, чүпләнгән участокның мәйданы 690 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 1207,5 куб. м.
Татарстанның Экология министрлыгына «Камский трофей» дәүләт корпорациясен төзегәндә табигатьне саклау законнарын бозып җир эшләре алып бару турында гражданнар мөрәҗәгате килде. Халык фикеренчә, Кама Тамагы районының Кама Тамагы ш.т.п алып барылган эш шәһәрдә яшәүче кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерү куркынычын тудыра. Министрлык инспекторлары урынга чыгып, территорияне тикшерделәр. Урынга чыгу барышында җир эшләрен үткәрү факты теркәлде, бу эшләр җир участокларында битләүнең җимерелүенә китергән.
Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсенә Сухарево - Зәй автоюлындагы авария турында хәбәр алынган. Аксар авылы янында автоцистерна кюветка ауган, нәтиҗәдә аз күләмдә чи нефть агып чыккан. Пычрану мәйданы 1,5 кв. метр тәшкил итә. Юл-транспорт һәлакәте урынына шулай ук «УТП Бугульминское» ҖЧҖ авария төркеме дә килә, алар нефтьне башка цистерналарга суыртып тутыралар.
1 июньнән Татарстанда «Чиста һава» операциясе кысаларында Экология министрлыгы инспекторлары ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә 2941 транспорт чарасын, шул исәптән 142 йөк автомобилен һәм 131 автобусны тикшерделәр. 80 автомобильдән чыккан газларда пычраткыч матдәләр буенча нормадан артып китү очраклары ачыкланды. Татарстанда транспорт чараларының экологик куркынычсызлыгын тикшерү сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Саба районын мониторинглау барышында Төньяк территориаль идарә инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Олы Нырты авыл җирлегендә хокук бозу очрагы теркәлгән. Территориянең чүпләнү мәйданы 150 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 86 куб. м.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәгә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән Дружба микрорайоныннан ерак булмаган җирлек рельефына нефть агызу турында хәбәр килгән. Нефть үткәргечнең герметиксызлануы нәтиҗәсендә 198 кв. м мәйданда туфрак пычранган.