Экологлар кисәтүе буенча Әлмәттә чүплек бетерелде

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

Әлмәтне мониторинглау барышында Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Риза Фәхретдин урамында рөхсәтсез калдыклар ташлауны ачыкладылар. Чүплекнең мәйданы 1440 кв.м тәшкил итә, күләме - 2160 куб.м.

Әлмәт районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.

Кабат урынга чыкканда чүплекнең тулысынча бетерелгәнлеге ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International