ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Ютазы районының Урыссу штп. рөхсәтсез калдыклар чүплеген ачыкладылар. Эшләми торган нефть шламы амбары янында төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган чүп-чар, кулланылган савытлар һәм төрү материаллары, шулай ук эшкәртелгән автомобиль покрышкалары теркәлде.
Пычрану мәйданы 54 кв.м тәшкил итә, чүплек күләме – 60 куб. м.
Территория милекчесе - Ютазы районы башкарма комитетына карата экологлар кисәтү юлладылар, аны үтәү йөзеннән чүплек бетерелгән.