Ирекле рәвештә барып чыкмады. Казанга чүплек китергән зыян суд буенча «Живой город» ҖЧҖ түләттерелде

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Идел буе районында төзелеш калдыкларын ташлау нәтиҗәсендә китерелгән зыян мәҗбүри рәвештә кайтарылды. Исегезгә төшерәбез, хокук бозу ТР Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан узган елның июлендә үк ачыкланган иде. 

677 мең сумга бәяләнгән зыянны хокук бозучы ирекле рәвештә түләүдән баш тартты, чүплекнең үзен дә бетерергә ашыкмады. 

«Живой город» ҖЧҖне җаваплылыкка тарту максатыннан экологлар ТР Арбитраж судына мөрәҗәгать иттеләр, анда Министрлык позициясе хупланды. Юридик затларга карата мәҗбүри түләтү чаралары кулланылды, суд тикшерүләре барышында хокук бозу бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International