Бөгелмә районында экологлар дәгъвасыннан соң санкцияләнмәгән чүплекне бетергәннәр. Элегрәк дәүләт инспекторларының барлык законлы таләпләре игътибарсыз калдырылды.
Зеленая Роща авылына кергәндә кирпеч ватыкларын һәм башка төзелеш калдыкларын Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары территорияләрне мониторинглау барышында ачыкладылар. Рөхсәтсез туплау мәйданы 1,5 мең кв.м тәшкил итә.
ТР буенча Росреестр идарәсенә җибәрелгән сорау буенча территориянең муниципаль милектә булуы ачыкланды. Шуңа бәйле рәвештә, Бөгелмә районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозуга юл куймау турында кисәтү, аннары дәгъва юлланды.
Бөгелмә шәһәр судына мөрәҗәгать иткәннән соң гына чүплек бетерелде.