Ике инстанция судлары «Экопарк компаниясе»нең гаебен таныды. Хокук бозучыга 6 миллионлык зыянны компенсацияләргә кирәк булачак

2024 елның 8 ноябре, җомга

«Экопарк компаниясе» ҖЧҖ Самосырово поселогында төзелеш чүп-чарын агызу эшендә катнашы булмавын исбатлый алмады. 2023 елның җәендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары КамАЗны калдыкларны туфракка ташлау вакытында теркәгән иде. Административ тикшерү кысаларында хокук бозу өч тапкыр теркәлде. Автотранспорт чарасы милекчесе туфракка китергән зыян якынча 6 млн сум тәшкил итә. 

Китерелгән зыян ирекле тәртиптә кайтарылмады, шуңа бәйле рәвештә Министрлык ТР Арбитраж судына мөрәҗәгать итте. Экологларның дәгъвасын канәгатьләндерү турында чыгарылган карар хокук бозучыны канәгатьләндермәде, һәм «Экопарк компаниясе» ҖЧҖ Унберенче арбитраж апелляция судына, ә аннары Идел буе округының Арбитраж судына мөрәҗәгать итте. Беренче инстанция судының туфракка китерелгән зыянны каплау турындагы карары үзгәрешсез калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International