Ике балалар бакчасында - “Каенкай” (Алексеевск) һәм “Теремок” (Буа) балалар тантаналы рәвештә юннатлар сафына керделәр.
Бүген Питрәч районының Яңа Шигали авылында Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемендәге лицейда укучыларны юннатлыкка багышлау тантанасы узды.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында традицион Яңа ел алды очрашуы узды, анда республиканың эре экология оешмалары вәкилләре узып баручы елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар турында фикер алыштылар. Чарада «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте, Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте һәм Яшь натуралистлар хәрәкәте активистлары катнашты.
Бүген «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган яшь натуралистларның республика слетын ябу тантанасы булды. «Байтик» лагере өч көн дәвамында елмаю, иҗат һәм, әлбәттә, уртак экологик проектлар белән тулы булды.
Бүген «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Казанда «Байтик» лагеренда яшь натуралистларның 8 нче республика слеты старт алды.
Кемнәр ул юннатлар һәм заманча укучыны аларның хәрәкәте нәрсәсе белән кызыксындырырга мөмкин? ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Татарстан мәктәп укучыларының экологик аңын уяту эшен дәвам итәләр.
«Туган як экологиясе» бәйгесе призерлары үз призларыннан файдаланды инде. Казанның 94 гимназиясе яшьләре Ижевск шәһәрендә булдылар.
Яшь табигать сакчылары белән бергә мавыктыргыч маҗараларга әзерме? ТР Экология министрлыгы, А.И. Щеповских исемендәге әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итүнең төбәк иҗтимагый фонды һәм В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыятенең хәйрия фонды ярдәме белән, Татарстан Республикасының юннатлар турында роликлар сериясен төзеделәр.
Яңа танышулар, белемнәр һәм җылы дуслык атмосферасы белән тулган 3 көн ахырына якынлаша. Бүген «Байтик»та Юннатларның республика слетының йомгаклау көне.
285 яшь табигать сөюче «Байтик» балалар лагерына җыелды. Бу көннәрдә биредә юннатларның 7 нче республика слеты уза. Оештыручылар катнашучылар өчен квестлар, интерактивлар һәм экскурсияләр әзерләгәннәр, балалар, үз чиратында, шулай ук калышмый – танышу очрашулары һәм кичке чаралар кысаларында үз талантлары белән уртаклашалар.