Казандагы яшь натуралистлар слетына табигатьне саклаучы 250 кеше килде

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Бүген «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Казанда «Байтик» лагеренда яшь натуралистларның  8 нче республика слеты старт алды.

Өч көн эчендә Татарстанның 250 табигать сакчысы интерактив программаларда, квестларда һәм экскурсияләрдә катнашачак. Бүген үк алар туган районнарын төзекләндерү турында үзләренең экологик проектларын эшләп чыгарачаклар. Жюри бары тик бер генә иң яхшы эшне сайлап алачак, ул алга таба гамәлгә ашырылачак. Проектларга ТР Экология министрлыгы вәкилләре дә бәя бирәчәк.

Юннатлар сафына керергә һәм фикердәшләр табарга һәркем булдыра ала. Моны «ВКонтакте»дагы рәсми биттә эшләргә мөмкин: https://vk.com/unnat.tatarstan

Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан ТР Экология министрлыгы Татарстанда яшь натуралистлар түгәрәкләре эшчәнлеген активлаштыру буенча эш алып бара. Шул вакыт эчендә хәрәкәт сафларына 2300 дән артык бала кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International