Ике балалар бакчасында - “Каенкай” (Алексеевск) һәм “Теремок” (Буа) балалар тантаналы рәвештә юннатлар сафына керделәр.
Яшь натуралистларның антын Экология министрлыгы инспекторлары, җирле мәгариф бүлеге белгечләре һәм “Чиста булачак. Алексеевск” эко-хәрәкәте әгъзалары кабул итте.
Рәсми өлештән соң балаларны практик дәресләр көтте: үсентеләрне күчереп утырту, чүп-чарны аерым җыю, хайваннарны аяк эзләреннән билгеләү һәм үз куллары белән уенчыклар ясау.
Ә уен формасында балаларга табигать белән танышырга әкият персонажлары ярдәмгә килде.
Ахырда балалар табигатькә сак карарга, тереклек ияләре турында кайгыртырга ант иттеләр һәм Экология министрлыгыннан бүләкләр алдылар.
Белешмә: 2018 елдан ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Рус география җәмгыяте белән берлектә юннатлар хәрәкәтен үстерә. Бүген республикада 2700дән артык яшь натуралист исәпләнә.