Казанда юннатлар слеты ахырына якынлашты. Иң яхшы табигатьне саклаучыларны Экология министры урынбасары Илнур Насретдинов бүләкләде

2025 елның 17 октябре, җомга

Бүген «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган яшь натуралистларның республика слетын ябу тантанасы булды. «Байтик» лагере өч көн дәвамында елмаю, иҗат һәм, әлбәттә, уртак экологик проектлар белән тулы булды.

Бу вакыт эчендә мәктәп укучылары бик күп кызыклы эшләр уйлап таптылар һәм тәкъдим иттеләр: Печище авылы тирәсендәге экосукмак, Казанның су объектларындагы зоопланктон характеристикаларын өйрәнү һәм башкалар. Танып-белү өлешеннән тыш, юннатлар сәхнәдә җыр һәм бию номерлары күрсәтеп, иҗат атмосферасына чумдылар. Балалар шулай ук Зәңгәр күлләр буйлап экскурсиядә дә булдылар.

Бүген слетта катнашучыларны ТР экология министры урынбасары Илнур Насретдинов сәламләде.

«Бүген монда чын табигать сакчылары җыелган. Сезне туган республикагызны кайгырту кебек мөһим нәрсәләр борчуы куанычлы. Сезнең йөрәкләрдә калдыкларны аерып җыюны гамәлгә кертү һәм популярлаштыру, экологик культура тәрбияләү һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү кебек темаларның чагылыш табуы бик күңелле. Үз эшегез белән сез иң мөһиме – әйләнә-тирә дөньяга карата дулкынландыргыч мөнәсәбәт булуын тагын бер кат исбатлыйсыз һәм күрсәтәсез. Кайда гына булсагыз да, үзегез үскән, идеяләрегезне тормышка ашырган һәм беренче проектларыгызны булдырган урынны онытмагыз – ул безнең Татарстан», - дип билгеләде Илнур Насретдинов.

Бүләкләү тантанасында өч көнлек слет кысаларында яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәрне генә түгел, ел дәвамында табигать иминлеге өчен изге эшләрдә катнашкан активистларны: өмәләр үткәргән, агачлар утырткан, кошларга булышкан, макулатура һәм батареялар җыйган балаларны да билгеләп үттеләр.

Җиңүчеләр:

«Иң яхшы юннат» конкурсында:

3 урын - Ксения Осипова, Кукмара шәһәренең А.М.Булатов ис. лицее;

2 урын - Диана Агапова, Зеленодольск районының Бишнә мәктәбе;

1 урын - Илназ Дәүләтшин, Апас штп. Апас мәктәбе.


«Иң яхшы отряд» конкурсында:

3 урын - «Яшел патруль», Зеленодольск районының Бишнә мәктәбе;

2 урын - «Яшь экологлар», Кайбыч районының Бәрлебаш мәктәбе;

1 урын - «Эко-Time», 1 нче мәктәп, Минзәлә шәһәре.


«Туган як экологиясе» конкурсында:

3 урын - Ксения Рябова, Ирада Мөкменова һәм Аэлита Гайфуллина, Казан шәһәренең Л.Н.Мурысин исемендәге 94 нче гимназия;

2 урын - Карина һәм Ксения Осиповалар, Кукмара шәһәренең А.М.Булатов исемендәге лицее;

1 урын - Анастасия Долгова, Сәет Гайнетдинов һәм Энҗе Ибушева, А.С.Пушкин исемендәге 93нче гимназия, Казан шәһәре.


«Иң яхшы фәнни-тикшеренү эше» конкурсында, 10-13 яшьлекләр категориясендә:

3 урын - Зарина Туктарова, Казан шәһәренең «Шәһәр балалар экология-биология үзәге»;

2 урын - Рената Дәүләтшина, Лениногорск районының «Балалар иҗаты йорты»;

1 урын - Данияр Сибгатуллин, 22 нче мәктәп, Казан.


14-16 яшьлекләр категориясендә:

3 урын - Татьяна Уленгова, Алексеевск районының Шама мәктәбе;

2 урын - Амелия Гаделшина, 12 нче мәктәп, Казан шәһәре;

1 урын - Илдан Хөснуллин, Азнакай районының Актүбә шәһәр тибындагы поселогы мәктәбе.


Юннатлар слеты кысаларында шулай ук иң яхшы остазларны да бүләкләделәр:

3 урын - Гүзәл Миңнулла кызы Вәлиева, Мамадыш районының Усали мәктәбе;

2 урын - Татьяна Валерьевна Асапова, Мамадыш районының Зур Шыя мәктәбе;

1 урын - Раушания Рәҗәп кызы Зыязиева, 2 нче мәктәп, Минзәлә шәһәре.


Җиңүчеләр бик яхшы призлар алды – бу Ижауга, Мәскәүгә сәяхәт, смартфоннар һәм ноутбуклар, велосипедлар һәм акыллы колонкалар. 

Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге белән берлектә мәктәп укучыларын яшь натуралистлар хәрәкәтенә җәлеп итү буенча эш алып бара. Бүгенге көндә Татарстанда 2300дән артык юннат бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International