Әлмәт районы территорияләрен мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары лицензия шартларын бозуны ачыкладылар.
Экология министрлыгының Әлмәттәге Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары КамАЗ машинасын экологик җинаять кылуда тоткарладылар. Экологлар килгән вакытта элеккеге «Строитель-2» бакча җәмгыяте территориясендә участокны төзелеш ватыклары калдыклары белән күмү эшләре бара иде. Теркәлгән хокук бозу турындагы мәгълүмат хәзер Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлегенә тапшырылды.
Август башында Тихоновка авылы белән Түбән Мактама ш.т.п. арасында Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары законсыз чүплек урынын ачыклаганнар иде. Ачыкланган вакытта чүп-чар мәйданы 50 кв.м тәшкил итте.
Әлмәт районының Түбән Мактама балалар бакчасында нәни балалар кулы белән ясалган яшел аллея. Сентябрьнең кояшлы көннәренең берсендә саф һавада мавыктыргыч дәрес узды.
Мәйданы – 4200 кв.м, күләме – 3800 куб.м. Лениногорск районында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары ачыклаган санкцияләнмәгән чүплекнең габаритлары шундый.
Нурлат районы территориясен мониторинглау барышында экологлар Нурлат шәһәренең Симбирская урамында рөхсәтсез тупланган кар өемнәрен ачыклаганнар.
Нурлатның 2 нче мәктәбе укучылары үз куллары белән матур һәм файдалы сыйлар ясадылар. Экодәрес Үзәк китапханәдә үтте.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Мордова Кармалкасы авылында рөхсәтсез кар салуны ачыклаганнар.
Әлмәт шәһәре мониторингы барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәт үзәк район хастаханәсе территориясендә рөхсәтсез калдыклар чүплеген ачыкладылар.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары шәһәр чикләрендә Совет урамында рөхсәтсез кар катламын тапканнар.