Татарстанның көньяк-көнчыгыш инспекторлары Нурлат районында кар чүплеген ачыкладылар

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Нурлат районы территориясен мониторинглау барышында экологлар Нурлат шәһәренең Симбирская урамында рөхсәтсез тупланган кар өемнәрен  ачыклаганнар.

Кар чүплегенең мәйданы 220 кв. м, күләме 88 куб. м тәшкил итә.

Нурлат районы Башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International