Татарстанның көньяк-көнчыгыш инспекторлары кошлар өчен ашарга яраклы җим савытлары әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Нурлатның 2 нче мәктәбе укучылары үз куллары белән матур һәм файдалы сыйлар  ясадылар. Экодәрес Үзәк китапханәдә үтте. Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары балаларга кыш көне кошларны нәрсә белән тукландырырга, ә нәрсә белән тукландырырга ярамаганлык турында сөйләделәр һәм эко-җим савытлары ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. «Тыгыз картоннан трафарет буенча теләсә нинди формадагы фигураны кистеләр. Экологик җим савытларының катыргы эшләнмәләрен клейстер белән майлаганнар – бу крахмал яки он нигезендә  эшләнгән җилем, балалар аның ярдәмендә төрле бөртекләр һәм ярмалар ябыштырдылар. Төрле төстәге ярмалар ярдәмендә бизәк ясап җим савытларына матурлык бирделәр. Җепләр беркеттеләр дә  кошлар өчен җим савытлары әзер булды! Кошлар өчен азык әзерләү буенча  осталык дәресе аеруча кышкы вакытта актуаль. Экологик азык кошлар өчен тәмле ризык кына түгел, ә йорт алдындагы агачларны да бизәячәк», - дип уртаклашты Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева.

Ахырда эколог мәктәп китапханәсенә Экология министрлыгының «Биология души» исемле китабын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International