Әлмәттә район хастаханәсе территориясендә төзелеш калдыклары чүплеге табылган

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Әлмәт шәһәре мониторингы барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәт үзәк район хастаханәсе территориясендә рөхсәтсез калдыклар чүплеген ачыкладылар. Урында экологлар, хастаханә территориясендә төзелеш калдыклары өчен контейнерлар урнаштырылган булуга карамастан, калдыкларны туфракка ташлаучы эшчеләрне табалар. Төзелеш чүп-чарлары арасында пациентларның шәхси мәгълүматлары белән берничә хастаханә  өземтәсе табылган.

Әлмәт үзәк хастаханәсенең баш табибына табигать саклау законнарын бозуның рөхсәт ителмәве һәм чүплекне бетерү буенча чаралар күрү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән. Хәзерге вакытта экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянның күләмен исәплиләр.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның маенда шундый ук хокук бозулар ачыкланган иде. Түбән Мактама авылы янында төзелеш чүп-чарларыннан чүплек һәм пациентларның медицина карточкалары табылган. Документларның «Әлмәт район үзәк хастаханәсе» ДАССУ булуы ачыкланган. 2017 елда документлар хастаханәнең беренче катына күчерелә, чөнки бинада капиталь ремонт үтә. Аннары аларны игътибарсызлык аркасында чүплеккә чыгарганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International