ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Чаллы шәһәре, производство проезды. Табигатьне саклауга битараф булмаган мәнле гражданнарыбыз Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә 39А бинасы артында җир астыннан законсыз төстә ниндидер файдалы казылма чыгарулары турында хәбәр иткән.

Иң нәниләр өчен – экология дәресе. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә “Рябинушка” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар янында кунакта булып кайтты. Балалар көнкүреш калдыкларын уен рәвешендә “кәгазь”, “пластик”, “тимер”, “хәтәр калдыклар” категорияләре буенча аерып җыйды.


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Кайнар линия” аша Алабуга районы “Спутник” бакчачылык ширкәтендә чүплек ясап куюлары турында хәбәр алынган.

Актаныш районы төп гомуми белем бирү мәктәбендә экологик агарту максатыннан чыгып экологик сыйныф сәгате үткәрелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре укучыларны көн саен табигатьне кайгыртырга ярдәм иткән гади генә гадәтләр белән таныштырды.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Халык контроле” мәгълүмат системасы аша Чаллы шәһәрендә калдыкларны тиешсез урынга урнаштыру турында хәбәр кергән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре мәктәп укучыларында табигатькә карата сакчыл, җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, “А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицей” да укучылар өчен экология дәресе уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International