ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Орловка бистәсендә Чаллы елгасының пычрануы турында алынган мәгълүмат буенча урынга чыгу гамәлгә ашырылды.
Алабуга районын тикшерү барышында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Танай авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Пычранган урын мәйданы 132 квадрат метр тәшкил итә.
Чаллы шәһәренең 4нче Балалар экология-биология үзәгендә ел саен уза торган «Экология, шәһәр һәм без» дигән конференция булды.
Тукай районын тикшерү барышында Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Әҗмәкәй авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар.
9 нчы «Алан» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кәгазьгә икенче тормышны ничек бирергә һәм аны ничек эшкәртергә кирәклеген белделәр. Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе экологлары «Эколаб» ҖЧҖ белгечләре белән бергә балалар өчен «Кәгазьгә икенче тормыш» дигән экологик дәрес үткәрделәр.
Менделеевск районында законсыз ком чыгару өчен хокук бозучы 800 мең сум түләячәк.
ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбендә икенче сыйныф укучылары өчен «Чиста шәһәр синнән башлана»темасына интерактив экологик дәрес үткәргәннәр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсендә Чаллы шәһәренең 18 нче мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узды. ТР Экология министрлыгы белгечләре чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр үзенчәлекләре һәм территориаль идарәләр инспекторлары алдында торган төп бурычлар турында сөйләделәр.
«Яшел Россия» Бөтенроссия акциясе кысаларында Чаллыда быел соңгы экологик «Экоузыш» узган. Ярышларда шәһәрнең мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый һәм коммерция оешмалары командалары катнашкан, барлыгы – 250дән артык кеше.
Чаллы Яр поселогында ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары шәһәр яңгыр канализациясеннән агынты суларның җирлек рельефына агызылуын ачыклаган. Экологлар агынты су үрнәкләрен алганнар.