Экологлар Чаллыда Чаллы елгасының пычрануы турында шикаять буенча урынга чыктылар

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Орловка бистәсендә Чаллы елгасының пычрануы турында алынган мәгълүмат буенча урынга чыгу гамәлгә ашырылды. Территорияне тикшерү барышында Чаллы елгасына агынты су ташлаучы торба табылды. Экологлар агынты суны агызу урынында һәм елгадагы табигый суны агызу урыныннан 500 метр югарырак һәм түбәнрәк, шулай ук агынты су белән катышкан урында пробалар алдылар. Агынты елга суы белән кушылган урында сайлап алынган пробаларны анализлау нәтиҗәләре буенча аммоний ионнары буенча – 2,6 тапкыр, нитрит-ионнар буенча – 1,6 тапкыр һәм тимер буенча 2,4 тапкыр артыклык очраклары ачыкланган.

Ачыкланганча, җирле чистарту корылмалары Чаллы Башкарма комитеты балансында тора. Башкарма комитет адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International