Татарстанда «Утильләштерү мәктәбе: электроника»да катнашу кысаларында 2 ел эчендә 276 тонна электр җиһазлары калдыклары җыелган

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Табигатьтән рациональ файдалану фондына Татарстан оешмаларыннан республикада программа башланганнан бирле электрониканы бушлай утильләштерүгә  1773 гариза кергән. Бюджет оешмаларыннан теркәлүләр саны буенча Татарстан Республикасы федераль программада катнашучы төбәкләр арасында алдынгы урынны алып тора.

Республиканың 32 торак пункты территориясеннән 276 тонна электрон һәм электр җиһаз калдыклары чыгарылган инде. Программада катнашкан оешмаларның гомуми саны 631 тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның августында Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән рациональ файдалану фонды (Мәскәү өлкәсе) арасында экологик программаларны гамәлгә ашыруда үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Имзаланганнан соң «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы ТР территориясендә дә таралды. Ә 2023 елдан Татарстан инициативасы белән программа физик затлар өчен дә ачык булды.

Федераль программа халыкка экологияле һәм уңайлы рәвештә үз срогын үтәгән техниканы эшкәртүгә тапшырырга мөмкинлек бирә. «Катнашучыны теркәү» формасын тутырып, программаның рәсми сайтында гариза калдыру җитә (https://eko-fond.ru/electronics/).

Кабул ителә:

• компьютер һәм офис техникасы;

•        көнкүреш техникасы (кер юу машиналарын һәм суыткычларны да кертеп);

•       электр коралы;

•        фәнни һәм медицина техникасы;

•        телефоннар һәм шәхси гаджетлар;

•        электрон һәм электр уенчыклары;

•       картриджлар (тапшырылган техника күләменең 10% артмаска тиеш).

Программа кысаларында батареялар; радиация билгесе белән билгеләнгән җиһазлар;  лампалар кабул ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International