Казанның 114 нче балалар бакчасында зур бәйрәм – «Әниләр йолдызлыгы» иҗади экофестивале узды, анда төрле яшьтәге әниләр һәм балалар катнашты.
Идел буе халыкларының бай традицияләре белән илһамланып, алар чын шедеврлар – икенчел чималдан уникаль халык экокостюмнары булдырганнар. Катнашучыларның фантазиясе чикләрне белми иде! Һәр костюм – ул ачык төсләр һәм гадәти булмаган детальләр ярдәмендә сөйләнгән кечкенә тарих.
Хәзер экокостюмнар 114 нче балалар бакчасы музеен бизи, әйләнә-тирә мохитне һәм мәдәни мирас байлыгын саклауның мөһимлеген искә төшерә.