Мәскәүдә ЕАЭС илләренең Беренче экосоветы узды. Анда Татарстан экология министры Александр Шадриков катнашты

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

16-17 декабрьдә Мәскәүдә Евразия икътисадый берлеге (ЕАЭС) илләренең Халыкара фәнни-иҗтимагый экология советының оештыру конференциясе булды.  Вакыйга төрле өлкәләрдән экспертларны берләштерде, шул исәптән әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә эшләүчеләрне дә, бу – Милли фәннәр академияләре, дәүләт структуралары, союз илләренең эшлекле һәм эксперт берләшмәләре җитәкчеләре.

 Уртак максат – борчыган проблемаларны уртак хәл итү юлларын табу, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны киметеп, шул исәптән «Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты максатларына ирешү кысаларында икътисадны ничек үстерергә икәнен аңлау.

Россия Президенты Владимир Путин югары Евразия икътисадый советы утырышы барышында ассызыклаганча, экологик һәм климат көн тәртибе ЕАЭС илләре багланышларының мөһим юнәлешенә әверелә. Аның сүзләренчә, нәкъ менә бу өлкәләрдә хезмәттәшлек климат үзгәрү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле уртак проблемаларны уртак хәл итү өчен яңа перспективалар ача.

ЕАЭС Халыкара фәнни-иҗтимагый экологик советын булдыру бәйсез эксперт платформасын формалаштыруга мөһим адым булды, ул экология, табигатьтән файдалану һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге төп бурычларны хәл итү өчен белем һәм практикаларны берләштерәчәк.

«Бу чара кысаларындагы түгәрәк өстәлләр бүген Россияне генә түгел, ә ЕАЭС илләрен дә борчыган мәсьәләләр белән бәйле. Бу калдыклар белән эш итү һәм су ресурсларын саклау мәсьәләләре дә, экологик белем бирү дә», – дип сөйләде РФА вице-президенты Степан Калмыков. 

«Экологик иминлекне саклауда фәнни, иҗтимагый, эшлекле даирәләрне координацияләүнең һәм аларның үзара хезмәттәшлегенең актуаль формалары» түгәрәк өстәле кысаларында  Татарстанның экология министры Александр Шадриков  доклад белән чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, экологик чакыруларга нәтиҗәле каршы тору фән, хакимият, җәмгыять һәм бизнес көчләрен берләштерү аша гына мөмкин.

«Татарстан – ел саен сәнәгать җитештерүе үсеше белән динамикалы үсә торган регион. 1998 елдан республиканың тулай төбәк продукты 3 тапкырга артты, шул ук вакытта экологиягә тискәре йогынты дәрәҗәсе кимеде. Атмосфера һавасына матдәләр чыгару саны 24,1% ка, су объектларына 67,2% ка кимеде. Динамиканың мондый балансын тоту җиңел түгел һәм дәүләт, бизнес, фән һәм җәмгыятьнең тыгыз конструктив диалогында гына мөмкин».

Спикер республиканың сәнәгать предприятиеләрен мисал итеп китерде, алар төзелгән килешүләр кысаларында атмосфера һавасының сыйфатын күзәтү буенча автоматик постларыннан мәгълүматны Экология министрлыгына тапшыралар.

 Түбән Кама районында шундый 8 пост урнаштырылган («Түбән Кама нефтехим» ГАҖ - 5 бер., «ТАИФ-НК» АҖ - 2 бер., «ТАНЕКО» АҖ - 1 бер.), 3 пост Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ тарафыннан, 1 пост Казан шәһәрендә «Казаноргсинтез» ГАҖ тарафыннан урнаштырылган.

«Бу безнең эре нефть химиясе компанияләренең ачыклыгы һәм экологик җаваплылыгы үрнәге», - дип ассызыклады Александр Шадриков үз чыгышында.

Ул шулай ук үзенең докладында декарбонизация проектлары турында да сөйләде. Исегезгә төшерәбез, Республикада климат сәясәте һәм декарбонизация планнары мәсьәләләре буенча эшче төркем төзелде, аңа сәнәгать предприятиеләре, Фәннәр академиясе, югары уку йортлары һәм министрлыклар вәкилләре керде. Татарстанда парник газлары чыгаруның түбән дәрәҗәсе булган социаль-икътисадый үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планы кабул ителде, ул 57 чараны һәм 28 башкаручы оешманы үз эченә ала. План 2050 елга республиканың углерод нейтральлегенә ирешүгә исәпләнгән. 10 ел эчендә парник газларының нетто балансы инде 27,7% ка кимегән һәм СО2 эквивалентында 23 млн.тонна тәшкил итә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International