Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Нурлат районының Егоркино авылында 9-10 сыйныф укучылары өчен экология дәресе үткәрделәр. Өлкән сыйныф укучылары эколог һөнәренең мавыктыргыч дөньясына чумдылар.
Балалар, яшьләренә карамастан, республикабызның табигый байлыкларын саклауга һәркемнең ничек өлеш кертә алуын белделәр. Интерактив әңгәмә вакытында укучылар табигатьне саклауда шәхси тәҗрибәләре белән актив уртаклаштылар.
Алар үзләренең экологик проектлары һәм инициативалары турында сөйләп, планетабызның киләчәге ышанычлы кулларда икәнен расладылар!