Бүген Казанда Республика эколидерларын бүләкләделәр

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Иң экологик предприятие, иҗтимагый хәрәкәт, ММЧ, уку йорты һәм иң яхшы дәүләт инспекторы - барлыгы 291 гариза һәм 3 абсолют җиңүче.  Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә «ЭКОлидер» республика конкурсына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы конкурсы 2004 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен әйләнә-тирә мохиткә һәм экологиягә битараф булмаган катнашучыларны күбрәк җыя.

Конкурста катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков мөрәҗәгать итте. «Менә инде 20 ел без сезнең белән бергә ел нәтиҗәләрен ясау һәм безнең эколидерларны билгеләү өчен җыелабыз. Быел конкурска 300 гә якын гариза бирелде.  Бу балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл җирлекләре, муниципаль районнар, һәм, әлбәттә инде, сәнәгать предприятиеләре. Хакимият, җәмгыять, бизнес һәм фән диалогы ул безнең республикада һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды һәм булачак та. Нәкъ менә шуның өчен без шундый яхшы, шәп нәтиҗәләргә ирешәбез». Экология министры билгеләп үткәнчә, менә инде 4 ел рәттән, татарстанлыларның актив позициясе нәтиҗәсендә, республика «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Россия суы» бөтенроссия конкурсында җиңүче була. Быел Татарстан чистартылган ярларның гомуми озынлыгы буенча абсолют чемпион булды – 10 413 километр; җыелган чүп-чар күләме буенча – 16 584 кубометр; иң күп җыештырулар саны – 9 334 чара. Бу казанышлар татарстанлыларның әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре белән кызыксынуының югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә.

«Без сезнең белән бергә эшләгәннәрнең барысын да, беренче чиратта, кешеләр өчен эшлибез. Һәм бүген тагын бер кат республиканың барлык халкына рәхмәт әйтәсем килә. Сезгә чын күңелдән зур рәхмәт!» - дип рәхмәт белдерде татарстанлыларга Александр Шадриков.

Конкурста җиңүчеләр 21 номинациядә билгеләнде – иҗтимагый хәрәкәтләр һәм предприятиеләр, инспекторлар һәм журналистлар. Конкурс лауреатларын бүләкләп, Россия экология конкурсының төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин: «Без бүген нәтиҗәләрне игълан итәбез, җиңүчеләрне котлыйбыз, һәм мин дә бу бәйрәмнең бер өлеше булуым белән бәхетле. Экология министрлыгы барыбызны да бер зур гаиләгә берләштерде», – дип ассызыклады.

«Эколидер» республика конкурсы, аның төп максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, шулай ук табигатьне саклау эшчәнлеген хуплау, 20 ел эчендә ул дистәләгән мең битараф булмаган халыкны экология флагы астында берләштерде. Быел конкурста өч абсолют җиңүче дә билгеләнде.  

«Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар» конкурс төркемендә абсолют җиңүче дип В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ танылды«Җирле үзидарә органнары» конкурс төркемендә – Биектау районы, «Экологик белем бирү» конкурс төркемендә – Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Балалар экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү МБУ.

Конкурста җиңүчеләрнең тулы исемлеге сайтта урнаштырылган инде. Аны сылтама буенча карарга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2024-7768429.htm

2019 елдан конкурс «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International