Экологлар Казансу елгасында ак суларның сәбәпчесе кем булырга мөмкин булуын ачыклыйлар. «Арча» ҖЧҖ яңадан гаепле булырга мөмкин

2022 елның 30 сентябре, җомга

Алдагы көнне Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе инспекторларына Арчада яшәүчедән Лекинка елгасына ( ул Казансуның кушылдыгы булып тора) чистартылмаган суларны агызу турында шикаять килде. Төньяк территориаль идарә  лабораториясе белгечләре урынга оператив рәвештә чыктылар. Тикшерү барышында елгадагы суның аксыл төстә булуы теркәлгән. Бу территориядә бердәнбер пычрану чыганагы булып «Арча» ҖЧҖ торганга күрә, әлеге сөт комбинатына карата елга агымы буенча югарырак һәм түбәнрәк су пробалары алынган. 7-10 көн дәвамында су 14 күрсәткеч буенча анализланачак, әмма беренчел нәтиҗәләр буенча ук  сульфатлар һәм аммониянең  артуы турында сөйләргә мөмкин, дип хәбәр итә инспекторлар. Лаборатор тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, хокук бозуларны һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян салуны бетерү буенча төгәл чаралар күреләчәк. Әлеге факт буенча мәгълүмат ТР Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенә һәм Арча районы прокуратурасына җибәрелде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, августта Экология министрлыгына шундый шикаятьләр килде инде. Арча районында яшәүчеләр 12 августта Казансу елгасының сөт төсенә керүенә зарланган. Экология күзәтчелеге лабораториясе хезмәткәрләре Чүриле авылына юл тоттылар. Якындагы тискәре йогынты объектының йогынтысы зонасында табигый һәм агынты су пробалары алынган - 500 м югарырак һәм Арча сөт комбинаты абоненты булган "Водоканал-Сервис" ҖЧҖ агынты  сулар чыгару урыныннан түбәнрәк. Су пробаларын анализлау нәтиҗәләре буенча кислородны биологик куллану (2,3 тапкырга), нитрит, аммоний ионга, сульфатка һәм тимергә карата арттыру ачыкланган.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Арча» предприятиесе Шушма елгасына агызган сулар өчен административ җаваплылыкка тартылган иде инде. Ул вакытта штраф күләме 80 мең сум тәшкил иткән. Моннан тыш, экологлар тарафыннан 6 млн сумга якын зыян исәпләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International