Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә ике оешмада экология законын бозуны ачыклаган.
Тикшерү нәтиҗәсендә билгеләнгәнчә, Минзәлә районы оешмасы I-IV класс хәвефлелектәге калдыкларга паспортлар тутырмаган. Ә бу “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” 24.06.1998 ел, №89 законын бозу булып тора.
Чаллы предприятиесендә һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләрнең чик күләме проекты үтәлмәве һәм 2019 елның 25 июнендә бирелгән күрсәтмә буенча әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты объектының учета куелмавы билгеләнгән.
Ике очракта да юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 статьясындагы 1 өлеше (“Дәүләт күзәтчелеген (контрольлек), муниципаль контрольлекне хәл итүче органның (вазифаи зат) закон бозуларны юкка чыгару турында законлы күрсәтмәсен (карар, танытма) билгеләнгән срокта үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Административ хокук бозуны кылуга китергән сәбәпләр һәм шартларны юкка чыгару турында танытма бирелгән.