Без планетаны сакларга тиеш, бердәнбер бит ул!

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чаллы шәһәре 31нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Табигатьне сакласак – тормыш-яшәешебезне саклап калачакбыз” дигән темага экология дәресе узган. Анда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре укучыларга табигатьне саклауның ничек мөһим булуы, аны саклау өчен нинди чараларның күрелергә тиешлеге турында сөйләгән. Дәрес барышында балалар су, һава һәм туфракны пычратуның төп чыганаклары белән танышкан. Шулай итеп, малай-кызлар уен рәвешендә, төркемләшеп биремнәр үтәү нәтиҗәсендә, тормыш-яшәеш өчен иң мөһим табигый байлык буларак, суның һәм һаваның кыйммәте турында белүгә ирешкән. Мондый экологик дәресләр мәктәп укучыларының әйләнә-тирә мохитебез торышына карата җаваплы мөнәсәбәтен булдыра һәм аларда экологик пролемаларны хәл кылуга өлеш кертү өчен нинди гамәлләр кылырга кирәклегенә төшенү барлыкка китерә”, – ди мәгариф учреждениесе педагоглары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International