Әлмәттә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгышы территориаль идарәсе хезмәткәрләренең туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару фактын ачыклауларын искә төшерик. Предприятиенең 1000 кв.м. мәйданда туфракны нефть продуктлары белән пычратуы билгеләнгән. Әлеге факт буенча юридик затка Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Закон бозучы Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр суды карары нигезендә гаепле дип танылган. Җир ресурсларына (туфракка) китерелгән зыянның 2,5 миллион сум күләмендә тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Әмма предприятие китерелгән зыян өчен ихтыяри түләүдән баш тарткан. Шуңа күрә экологлар, китерелгән зыян өчен суд тәртибендә түләтү максатыннан, Татарстан Республикасы Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән. Бүгенгә предприятие штрафны тулысынча түләп бетергән. Бу акчадан, Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча, муниципаль районнарның башкарма комитетлары тарафыннан табигатьне саклау чараларын үткәрүгә файдаланыла.