Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә 35 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен гадәти булмаган экскурсия үткәргән. Чара барышында балаларга махсус аналитик инспекция хезмәткәрләренең төп эш принциплары аңлатылган, табигый мохиттә кайбер химик матдәләрне билгеләүгә мисаллар китерелгән. Укучылар лаборатория җиһазлары белән озак кына танышканнан соң тере почмакта дафнияләргә, суүсемнәр, инфузория-башмакчыкка карап сокланган. Биредә аларга төрле экспертиментларда катнашу мөмкинлеге бирелгән.