Казанда яшәүче берәү Совет районында чүплек ясап куйган өчен тиешле җәзасын алачак

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Совет районында ясап куелган законсыз чүплектән әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләменең бер миллион сумнан артып китүе исәпләп чыгарылган. Биредә законсыз урында ясап куелган калдыклар өемен рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре ачыклавын искә төшерик. Физик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү, бу Кодексның 8.2.3 статьясында күздә тотылган очраклардан тыш”) буенча беркетмә төзелгән. Эш материаллары судка тапшырылган. Суд закон бозучыга туфракка китерелгән зыянны каплау бурычын йөкләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International