Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 124 мөрәҗәгать кергән. Шуның 31е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
Экологлар шулай ук “Халык контроле” системасы аша 29 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 33 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 31 мөрәҗәгать кабул ителгән.
Табигатьне саклау законын бозу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итеп булуын искә төшерәбез:
- (843)267-68-67 телефоны аша;
- eco.signal@tatar.ru электрон почта аша;
- интернет-кабул итү бүлмәсе аша: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша, +79872169779 номерын җыеп;
- “Халык контроле” системасында “Экология” категориясе буенча хәбәр итеп;
- “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.