Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Түбән Кама сусаклагычында су биеклеген җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды. Очрашуда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков җитәкчелегендә министрлык белгечләре, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Татэнерго” акционерлык җәмгыяте вәкилләре, видеоконференц-элемтә режимындагы фикер алышуда шулай ук Удмуртия Республикасының табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры Денис Удалов, Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының табигатьтән файдалану программаларын тормышка ашыру һәм милек белән идарә итү бүлеге башлыгы Эдуард Нагаев катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе тарафыннан ГЭСның Идел-Кама каскады сусаклагычларында суны арттыру, шулай ук суднолар йөрүне тәэмин итү һәм балыкчылык комплексы хуҗалыгын үстерү ягыннан йөкләнгән бурычларны үтәү йөзеннән, “Татэнерго” акционерлык җәмгыятенең Түбән Кама сусаклагычында су биеклеген су биеклеген үлчәүнең Балтыйк диңгезе системасы буенча 64 метрга күтәрү тәкъдиме белән чыгуын искә төшерик. Узган елның язында Иделдә килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә әнә шундый зарурилыкның өлгереп җитүен тагын бер кат искәртеп үтик. “Каскадның Кама өлеше ярдәмендә генә дә Куйбышев сусаклагычында су биеклеген 52,73 метрга җиткерүгә ирештек. Безгә су резервына ия булу кирәк, һәм Түбән Кама сусаклагычында су биеклегенен күтәрү аны булдыру мөмкинлеге бирәчәк”, – дип билгеләп үтте бүгенге утырыш барышында Александр Шадриков. Ведомство җитәкчесе, бер проблеманы хәл кылып, икенчесен китереп чыгармаска тиешбез, дип басым ясап әйтте. Күрше төбәкләрдә – Башкортстан Республикасында һәм Удмуртия Республикасында кимендә алты районда яр буйларының ашалуы аркасында торак пунктларны су басу куркынычы бар, диде ул.
Өч төбәк вәкилләре уртак фикер алышу йомгаклары буенча су биеклеген күтәрүнең йогынтысын бәяләү белән шөгыльләнәчәк экспертлар комиссиясен булдыру турында карарга килде. Әлеге комиссиянең эш йомгаклары буенча Түбән Кама сусаклагычының су ресурсларыннан файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча уртак фикер булдырылачак.